news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшкә сәләтле яшьтә кешеләрнең үлем күрсәткече зур булган районнар аталды

Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.

Татарстанда эшкә сәләтле яшьтә кешеләрнең үлем күрсәткече зур булган районнар аталды
Владимир Васильев

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда эшкә сәләтле яшьтә вафат булган кешеләр саны югары булган районнар билгеле.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның коллегия утырышындагы докладыннан күренгәнчә, Әтнә, Әлки, Кайбыч, Арча, Кукмара, Тәтеш, Азнакай районнары әле эшли алырлык яшьтәге кешеләр үлеме буенча беренче җиде урында.

Министр Татарстанда эшкә сәләтле халык үлеме күрсәткече 100 мең кешегә 457,5 булуын билгеләп узды.

Марат Садыйков, шулай ук, кешеләрнең өй шартларындагы үлем күрсәткече югары булган районнарны да тәнкыйтьләп, хисап тотарга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100