news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Спутник V» препараты инструкциясенә яңа кисәтү керттеләр

Вакцинация ясатучы пациентта онкология булган очракта, препаратны бик сак кулланырга кирәк.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә җитештерелгән коронавирус инфекциясенә каршы кулланыла торган «Спутник V» препараты инструкциясенә яңа кисәтү керттеләр. Пациентта яман шеш һәм аутоиммун авырулар булган очракта, аны бик сак кулланырга кирәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы вакцина инструкциясенең яңа редакциясенә сылтама белән хәбәр итә.

Инструкциягә әлеге кисәтү хәзерге вакытта препаратның онкологиягә йогынтысы җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәү сәбәпле кертелде.

«Мәгълүмат җитәрлек булмау сәбәпле, вакцинация пациентларның түбәндәге төркемнәре өчен куркыныч булырга мөмкин: аутоиммун авырулардан интегүчеләргә (иммун система стимуляциясе авыруның көчәюенә китерүе ихтимал, аутоиммун патологиядән интегүче пациентларга аеруча сак булырга кирәк); яман шеш белән авыручыларга», - диелә документта.

«Спутник V» препараты Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан уйлап табылган. Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинаны узган елның августында теркәде. Әлеге вакцинаның Covid-19 коронавирусының дөньяда табылган яңа штаммнарына каршы нәтиҗәле чара булуы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100