news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Коронавирустан соң реабилитация программасын эшләргә кирәк

«Коронавирус кичергән пациентларның реабилитациясе актуаль сорау», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Коронавирустан соң реабилитация программасын эшләргә кирәк
Владимир Васильев

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус белән авырганнан соң реабилитация программасын эшләргә кирәклеген әйтте.

«Коронавируслы инфекциягә каршы нәтиҗәле көрәшне дәвам итәр өчен, башка профильдәге авыруларны да дәвалау кирәк. Коронавирус кичергән пациентларның реабилитациясе соравы актуаль. 41-42 санаторий бар бездә, реабилитация программасын эшләргә кирәк. Бар кеше өчен дә ул шаблонлы була алмый. Бөтен инфраструктура җәлеп ителергә тиеш», — диде Президент.

Ул коронавирустан дәвалану эзсез булмавын искәртте. «Ниндидер билгеләре барыбер кала, шуңа күрә реабилитацияне көчәйтергә кирәк», — дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot