news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Баш мие кан әйләнеше бозылудан үлем күрсәткеченә анализ ясау кирәк

Президент былтыр пландагы күрсәткечкә ирешелмәгәнен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: Баш мие кан әйләнеше бозылудан үлем күрсәткеченә анализ ясау кирәк
Владимир Васильев

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов баш мие кан әйләнеше кискен бозылудан үлем белән бәйле вазгыятькә анализ ясарга кушты.

«Кызганыч, „Сәламәтлек“ илкүләм проекты буенча 42 максатчан күрсәткеч арасында баш мие кан әйләнеше кискен бозылудан үлем буенча пландагы күрсәткечкә ирешә алмадык. Барлык максатчан күрсәткечләр контрольдә булырга тиеш. Вазгыятькә анализ ясап, бу елга комплекслы план кирәк», — диде Президент.

Ул сәламәтлек саклау системасының булган ресурсларын куллану мөһимлеген әйтте.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш чаралары кысаларында, былтыр йөрәк өянәкләре, кардиохирургия операцияләре кичергәннәрне дарулар белән тәэмин итү буенча яңа программа гамәлгә ашырылганын белдерде.

2020 елда кан әйләнеше системасы авырулары белән диспансер учетында торган пациентларның 89 проценты ташламалы дару препаратлары белән тәэмин ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100