news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков өй шартларында үлем югары булган районнарга хисап тотарга кушты

Министр әйтүенчә, бу күрсәткеч стационар ярдәмнең үтемлелеген чагылдыра һәм беренчел звеноның җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәвен күрсәтә.

Марат Садыйков өй шартларында үлем югары булган районнарга хисап тотарга кушты
Владимир Васильев

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның берничә районында өй шартларында үлем күрсәткече югары. Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу районнарга хисап әзерләргә кушты.

«Бу күрсәткеч стационар ярдәмнең үтемлелеген чагылдыра һәм беренчел звеноның җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәвен күрсәтә. Азнакай, Ютазы, Мөслим, Арча, Тәтеш кебек районнарда өйдә үлеп китүнең мондый югары күрсәткече мөмкин түгел. Хастаханәләрнең баш табибларына миңа шәхсән аңлатырга туры киләчәк», — дип белдерде Марат Садыйков.

Әлки, Әгерҗе, Апас, Түбән Кама, Нурлат районнарында да өй шартларында үлем күрсәткече чагыштырмача югары. 

2020 елда сулыш органнары системасы авырулары Татарстан халкының үлем сәбәпләре арасында өченче урында. Беренче урында — кан әйләнеше системасы һәм яман шеш авырулары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100