news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан соң ис һәм тәм сизүне кайтару ысулы билгеле

Ис һәм тәмне кире кайтару өчен махсус күнегүләр ярдәм итә ала.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Covid-19 белән авыручыларның еш кына ис һәм тәм сизүе югала. Гадәттә, авырудан соң әлеге үзлек яңадан кайта. Әмма кайвакыт ис һәм тәм сизү югалу озакка сузыла. Шуңа бәйле рәвештә, тәм һәм исләрне сизүне тизрәк кайтару ысулы аталды

Sputnik радиосына биргән интервьюсында невролог, нейрофизиолог Александр Будик хәбәр итүенчә, коронавирус вакытында ис һәм тәмне сизмәү ахыргача өйрәнелмәгән. Әйтик, инфекцияне йоктырган вакытта төкерек составы бозыла, шуңа күрә тәм рецепторларга барып өлгерми, дигән фараз бар. Шулай ук вирус рецепторларның үзләренә зыян сала дигән фикер дә бар. 

Ис һәм тәмне кире кайтару өчен махсус тренинг ярдәм итә ала. Әйтик, көн саен 20 секундка берничә тапкыр төрле исләрне иснәргә кирәк. Әлеге «күнегүләр» өчен гвоздика, сарымсак, кардамон, корица кебек көчле исләр кирәк булачак. Алар кирәкле органнарны актив эшләргә мәҗбүр итәргә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100