news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Татарстанда ковидлы пациентларны дәвалаган табибларга 4 млрд сум түләнгән

Коронавирус белән авыручыларга ярдәм итү өчен 17552 медицина хезмәткәре, 936 ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе җәлеп ителгән.

Былтыр Татарстанда ковидлы пациентларны дәвалаган табибларга 4 млрд сум түләнгән

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируслы авыруларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә, ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләргә узган 2020 елда 3,9 млрд сум өстәмә стимуллаштыру акчалары түләнгән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу хакта коллегия утырышында әйтте.

Ул коронавирус белән авыручыларга ярдәм итү өчен 17552 медицина хезмәткәре, 936 ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе җәлеп ителгәнен әйтте. Госпитальләрдә эшләү өчен республиканың башка медицина оешмаларыннан да табиблар чакырылган. 4170 белгеч өстәмә һөнәри белем программалары буенча укытылган. 

«Татарстанның медицина ярдәмен күрсәтү системасы тулысынча үзгәртеп корылды. Башта проблемалар булды, битлекләр җитмәде, шуңа канәгатьсезлек белдерүчеләр булды. Иганәче оешмалар ярдәмендә бу проблема хәл ителде», — дип сөйләде Марат Садыйков.

Биш медицина округында республика, шәһәр һәм Үзәк район хастаханәләре базасында госпитальләр эше оештырылды. Covid-19 белән авыручыларга стационар ярдәм күрсәтү буенча дәүләт оешмалары һәм стационар ятак урыннар ике тапкыр диярлек артты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100