news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге быел 1 июньгә ачылыр дип көтелә

Марат Садыйков коллегия утырышында шундый бурыч торганын әйтте.

Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге быел 1 июньгә ачылыр дип көтелә
Владимир Васильев

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе базасында Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге быел файдалануга тапшырылачак.

«Үзәк быел 1 июньдә Балаларны яклау көнендә ачылырга тиеш», — диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коллегия утырышында. 

Хастаханә проект буенча 100 урынга исәпләнгән.

Узган 2020 елда «Балаларга заманча медицина ярдәме инфраструктурасын булдыруны кертеп, Татарстан Республикасында балалар сәламәтлек саклау өлкәсе үсеше» төбәк проекты буенча республикада 30 балалар сырхауханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе яңа медицина җиһазлары алган.

107 берәмлек яңа җиһаз файдалануга тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100