news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар саны 42 меңнән артып киткән

Бер тәүлек эчендә коронавируска 12 мең тест үткәрелгән.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 97 очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 42 060ка җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Бер тәүлек эчендә коронавируска 12 мең тест үткәрелгән. ОРВИ билгеләре күзәтелгән, шулай ук коронавирус белән авыручы яки аны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 10 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда 170 кеше коронавирустан терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100