Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 103 яңа очрагы теркәлгән
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 586 очрагы ачыкланган.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 103 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары вирусны башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 85 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (37 кеше), 60-70 (23 кеше) һәм 50-60 яшь (20 кеше) аралыгында ачыкланган. 11 пациент — 70-80, тугызы - 18-30 яшьтәгеләр, өчесе – балигъ булмаган бала.
Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан (51 очрак) һәм Чаллы (13 очрак) шәһәрләре әйдәп бара. Яшел Үзән һәм Саба районнарында – тугызар, Түбән Кама һәм Чистай районнарында – дүртәр, Нурлат районында – өч, Бөгелмә һәм Зәй районнарында – икешәр, Аксубай, Алексеевск, Биектау, Алабуга, Лаеш һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.
- Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 583 очрагы теркәлгән, 10 574 кеше (шуларның 19ы – узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз