news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны чыганагын атадылар

Әгәр март аенда пациентларның күпчелеге инфекцияне чит илдән кайткан кешеләрдән йоктырса, хәзер ул нигездә ил эчендә тарала, дип искәртте эксперт.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны чыганагы билгеле булды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россия Фәннәр академиясе мәгълүмат тапшыру проблемалары институтының молекуляр эволюция секторы мөдире, профессор Георгий Базыкин сүзләренчә, хәзерге вакытта россиялеләр илдә инде күптән таралган вирус белән авырый. Әгәр март аенда пациентларның күпчелеге инфекцияне чит илдән кайткан кешеләрдән йоктырса, хәзер исә вирусны Россиядән читкә чыкмаган кешеләр тарата.

«Инфекцияне читтән алып кайтырга кирәкми иде, безнең үзебезнең эпидемия дә бар һәм ул бу эпидемияне «туендырып» тору өчен җитә. Бүген инфекциянең март аенда таралганы (ул чагында күпләр чирне чит илдән кайтучылардан эләктергән иде) белән бернинди охшашлыгы юк, хәзер ул күбесенчә беркая да бармаучы, безнең белән янәшәдә яшәгән кешеләрдән йога», - дип искәртте белгеч.

Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе мутацияләре Бөек Британия, Көньяк Африка Республикасы һәм Израильдә ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100