news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авырганнан соң иммунитет сигез ай саклануы ачыкланган

Коронавирус инфекциясе белән авырганнан соң, 20 көн үтүгә үк пациентларда антитәнчекләр күләме кими башлый.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән авырган кешедә иммунитет ким дигәндә сигез ай дәвамында саклана. Бу хакта «Известия» газетасы Science Immunology электрон китапханәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Монаша Университетының (Мельбурн) иммунология һәм патология кафедрасы профессоры Менно ван Зельма җитәкчелегендәге галимнәр төркеме ачыклаганча, инфекция йоктырганнан соң SARS-CoV-2 вирусы В-күзәнәкләренең хәтерен формалаштыра. Аның срогы сигез айга кадәр җитә һәм бу пациентларга инфекцияне кабат йоктырган очракта өзлегүләрне булдырмаска мөмкинлек бирә.

Материалларда хәбәр ителгәнчә, иреклеләрдән алынган канның 36 үрнәгенә анализ ясалган. Тикшеренүләр инфекция йоктырганнан соң 20 көн үткәч антитәнчекләрнең күләме кими башлавын күрсәткән. Әмма хәтернең В-күзәнәкләре шушы айлар дәвамында табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100