news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен ковидка каршы вакцина теркәделәр

Әлеге препарат декабрь ахырында әйләнешкә керәчәк.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен коронавируска каршы вакцина теркәде, дип яза ТАСС агентлыгы.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова әйткәнчә, әлеге препарат декабрь ахырында әйләнешкә керәчәк. Аның сүзләренчә, балигъ булмаганнарга прививка баланың законлы вәкилләренең ризалыгы булган очракта ясаячаклар.

Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәне Россия Президенты Владимир Путин уздырды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot