news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган

Аларның барысы да чирне республикада башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да чирне республикада башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ун кеше хастаханәгә озатылган, 66 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (31 кеше), 50-60 (14 кеше), 60-70 (13 кеше) һәм 20-30 яшь (10 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, алар арасында балигъ булмаган бер бала да бар, 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан (53 очрак) һәм Чаллы шәһәрләре (6 очрак) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 848 очрагы теркәлгән, 8 598 кеше (шуларның 71е – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100