news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 371 мәктәп укучысы салкын тидереп авыру аркасында карантинга җибәрелгән

Республиканың ун мәктәбендә, салкын тидереп авыручылар арту сәбәпле, 17 сыйныфны япканнар.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 371 мәктәп укучысы салкын тидереп авыру аркасында карантинга җибәрелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Республиканың ун мәктәбендә, салкын тидереп авыручылар арту сәбәпле, 17 сыйныфны япканнар», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Аерым алганда, Казандагы җиде мәктәптә – 12, Менделеевск районындагы ике мәктәптә – дүрт һәм Әгерҗе районындагы бер мәктәптә бер сыйныф ябылган.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Covid-19 коронавирус пандемиясенә дә карамастан, тулаем алганда республиканың мәгариф системасы гадәти режимда эшләве хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot