news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек министрлыгы: Ковидка түләүсез дарулар алу өчен мазок тапшыру мәҗбүри түгел

Бушлай даруларны коронавирус инфекциясе яки хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар алачак.

Сәламәтлек министрлыгы: Ковидка түләүсез дарулар алу өчен мазок тапшыру мәҗбүри түгел

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Коронавирустан бушлай препаратлар алу өчен Covid-19 инфекциясенә мазок тапшыру мәҗбүри түгел. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бушлай даруларны коронавирус инфекциясе яки хастаханәдән тыш пневмониядән өйдә дәваланучы авырулар ала алачак.

«Табиб пациентның хәлен, температураның күпмегә сузылуын, хроник авыруларның бармы-юкмы икәнен тикшерә. Моннан тыш, ул пациентның туганнары коронавирус белән авырыймы-юкмы икәнен ачыклый. Мондый дәвалау күпкә нәтиҗәлерәк була икән, аңа препаратлар бирелә», — диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ведомствода табиб пациентка препаратларның башка тәэсирләре булу мөмкинлеге турында кисәтергә һәм пациентның дәвалануга язма ризалыгын алырга тиешлеген искәрттеләр.

Авыруларга препаратлар комплектын волонтерлар тәүлек дәвамында китереп бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100