news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗбүри медицина иминияте системасын реформалау турында закон кабул ителде

Иминиятләштерүчеләр вәкаләтләренең бер өлеше Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына тапшырыла, шәхси иминият компанияләре федераль клиникалар белән эшләүдән туктый.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы мәҗбүри медицина иминияте системасын (ОМС) реформалау турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Документ иминиятләштерүчеләр вәкаләтләренең бер өлешен Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына (ФОМС) тапшыруны һәм шәхси иминият компанияләрен федераль клиникалар белән эшләүдән төшереп калдыруны күздә тота.

Фонд федераль оешмалар күрсәтә торган медицина ярдәме оештырачак. Хезмәт күрсәтү күләмен һәм алар өчен чыгымнарны хөкүмәт билгеләячәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр территориаль программа нигезендә беренчел, ашыгыч һәм махсуслаштырылган ярдәм күрсәтергә хокуклы булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100