news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә коронавирус белән авыручылар өчен тернәкләндерү курслары ачылды

«Демография» милли проекты кысаларында «Ветеран» базасында өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә көндезге төркем эшли.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт шәһәренең «Ветеран» үзәгендә коронавирус кичергән кешеләрне реабилитацияләү курслары ачылды. Бу хакта район газетасы яза.

Табиблар тарафыннан эшләнгән тергезү программасы физик халәтне ныгытырга, стрессны җиңү ысулларын, сулыш гимнастикасын өйрәнергә ярдәм итә. Программа профессионаллар күзәтүе астында уза.

Шулай ук үзәктә яңа юнәлеш эшли башлаган. Анда көндез инвалид яшьләр һәм үсмерләр өчен шөгыльләр үткәрелә. Көн саен үзәк базасында үткәрелгән дәресләр үсмерләргә җәмгыятьтә социаль җайлашырга ярдәм итә, әти-әниләренә ял итәргә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта анда инде бер төркем эшли, киләчәктә 10 кешелек тагын берничә төркем ачылыр дип көтелә.

«Демография» милли проекты кысаларында «Ветеран» базасында өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә көндезге төркем эшли. Аның көн тәртибенә табибка күренү, психологик ярдәм, хезмәт терапиясе, җиңел физик күнегүләр, музейларга бару, бию, музыка, уку, рәсем белән шөгыльләнү, шулай ук пикниклар һәм урманда йөрү кертелгән. Теләүчеләр өчен юрист белән аралашу мөмкинлеге дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100