news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның иртә ачыклана торган симптомы билгеле

Авызда металл тәме килү коронавирус йоккан булуын аңлатырга мөмкин.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Авыздагы металл тәме коронавирус йоккан булуын күрсәтергә мөмкин. Бу хакта Express.басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

АКШның Милли сәламәтлек институты галимнәре фикеренчә, борын тыгылганда яки ис тою эпителие зарарлану сәбәпле, респиратор инфекция вакытында күп кенә пациентларның тәм тоюында үзгәреш башлана.

Тикшеренүчеләр клиникага коронавирус инфекциясе белән авырып килгән 59 яшьлек хатын-кыз очрагын сурәтләгән. Берничә көн дәвамында аңарда коронавирус өчен типик симптомнар — һава җитмәү, хәлсезлек, шулай ук аппетит югалу булган. Хастаханәгә ятканчы бер атна алдан аңа яраткан ризыклары тәмсез һәм алардан «металл» тәме килгәндәй тоелган. Ул борыны тыгылмаган булса да, әкренләп ис тоймый башлаган. 

Англия сәламәтлек саклау милли хезмәтендә авызда металл тәме булу, кагыйдә буларак, куркыныч түгел, әмма ул күп авырулар билгесе булырга мөмкин икәнлеген аңлаталар. 

«Авызда металл тәме барлыкка килүнең киң таралган сәбәпләре — теш казналыгы авырулары, антибиотиклар кабул итү, яман шештән яки салкын тиюдән дәвалау, синусит һәм башка респиратор инфекцияләр нәтиҗәсе», — дип аңлата белгечләр.

Табиблар бу симптомны дәвалау һәр аерым очракка бәйле һәм еш кына аны дәвалау таләп ителмәвен әйтә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100