news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус пандемиясен туктату өчен бердәнбер шарт аталды

Медицина фәннәре докторы Ирина Шестакова халыкның өчтән бер өлешенә вакцина ясау коронавирус пандемиясен туктатырга ярдәм итәчәк дип саный.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Медицина фәннәре докторы Ирина Шестакова халыкның өчтән бер өлешенә вакцина ясау коронавирус пандемиясен туктату өчен мәҗбүри шарт булып торуын әйткән. Бу хакта ул «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында сөйләде.

Табиб препаратның нәтиҗәлелеге 100 процент булган очракта да, халыкның 50 процентына вакцинация үткәрү дә эпидемияне бетермәячәген аңлата.

Вакцинаның нәтиҗәлелеге кимендә 60-70 процент булса һәм аны халыкның 75 проценты алса, чыннан да, күпмедер вакыт эчендә эпидемияне туктатып булачак, ди белгеч. 

news_right_1
news_right_2
news_bot