news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Коронавирусның уникаль симптомнары юк

Коронавирус инфекциясенең аерым симптомнары юк, аның билгеләре төрле авырулар вакытында булырга мөмкин.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус авыруына гына хас симптомнар юк. Бу хакта Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«Бары тик Covid-19га гына хас һәм башка кискен респиратор инфекцияләрендә очрамаган симптомнар әлегә кадәр ачыкланмаган», — дип белдерде Пшеничная.

Эксперт сүзләренчә, коронавирус билгеләре төрле авырулар, хәтта йогышлы булмаган авырулар вакытында да булырга мөмкин. Тәм һәм ис тоюны югалту, авыр сулыш алу башка күп кенә авыру билгеләре булырга мөмкин, дип өстәде белгеч.

Пшеничная ис тоюны югалту коронавирус инфекциясе йоктыруның 87% очрагында килеп чыга, дип билгеләп үтте. Пациентларның 50%тан артыгы тәм тоюны югалтуга зарлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100