news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Мясников коронавирустан мең тапкыр куркынычрак чирләр хакында белдерде

Табиб Яңа елны туганнар һәм дуслар белән каршы алырга чакыра.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников россиялеләргә Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүгә кагылышлы киңәш бирде. Аның фикеренчә, коронавирус аларны әлеге тантанадан мәхрүм итмәскә тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә, тормышка куанырга һәм үзеңне ирекле кеше дип хис итәргә кирәк! Юкса, безгә COVID-19 коронавирус инфекциясенә караганда мең тапкыр куркынычрак чирләр ябырылачак!» - дип белдерде Мясников Telegram каналга.

Табиб Яңа елны гаилә бәйрәменә хас булганча – туганнар һәм дуслар белән каршы алырга чакыра.

«Милли һәм дини бәйрәмнәр – боларның барысы да безне берләштереп тора! Алар булмаса, теләсә кайсы милләт аерым кисәкләргә таркалачак!» - дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot