news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

QR-кодлары булмаган россиялеләргә госпитализация вакытында экспресс-тест ясаячаклар

Федераль медицина учреждениеләре эш көне булмаган ялларда ашыгыч ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Эш көне булмаган ялларда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруын яки вакцинация ясатуын дәлилләүче QR-коды булмаган россиялеләргә федераль медицина хастаханәләренә озатканда ковидка экспресс-тест ясаячаклар. Бу хакта хөкүмәт утырышында кабул ителгән карарларда әйтелә.

Шул рәвешле, әлеге учреждениеләргә мондый экспресс-тестлар үткәрүне тәэмин итү йөкләнгән, дип яза «Российская газета».

Федераль медицина учреждениеләре эш көне булмаган ялларда ашыгыч ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100