news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 55 яңа очрагы ачыкланды

Татарстан халкы арасында авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр - алар 25 кеше.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 55  яңа очрагы ачыкланды

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 55 кешенең яңа коронавирус инфекциясе белән авырганлыгы ачыкланган, аларның икесе авыруны республикадан читтә йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Биш кеше хастаханәгә салынган, иллесе өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Татарстан халкы арасында авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр — алар 25 кеше. 32 очрак Казанга, дүртесе Чаллыга туры килә. Районнар арасында иң күп очрак Нурлатта — җиде, аннан Буа, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында — икешәр, Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында берәр кеше булуы ачыкланган.

Коронавирус тарала башлаганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясенең 8 мең 97очрагы ачыкланган. 6,9 меңнән артык кеше терелгән, шуларның 24е — соңгы тәүлек эчендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100