news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Ковидтан куркып, ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмагыз

Республика медицина учреждениеләрендә буфер зоналары оештырылган. Коронавирус инфекциясе булуы төгәл билгеләнгәнче, пациентлар шунда була.

Табиб: Ковидтан куркып, ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмагыз
Михаил Захаров

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан халкына Covid-19 йогышыннан курку сәбәпле, планлы һәм ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска киңәш иттеләр. Мондый киңәшне Республика клиник хастаханәсенең баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин Андрей Кузьминга биргән интервьюда әйтте.

«Республика халкын чиста стационарларга, ашыгыч һәм планлы медицина ярдәме күрсәтелә торган урыннарга мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәклегенә ышандырасым килә. Ай ярымнан соң ковид тәмамланачак дип көтеп яшәү дөрес түгел. Проблемалар булса, планлы эш вакыты бар, ихтыяҗ туса, килергә, мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде табиб.

Татарстанның медицина учреждениеләрендә буфер зоналары ясалган. Бу изоляция бүлекләре. Пациентлар коронавирус инфекциясе булу-булмау төгәл билгеләнгәнче шунда торып тора.

«Бер генә пациент та статусы төгәл ачыкланганчыга кадәр, «чиста зоналарга» күтәрелмәячәк», — дип ышандырды Миңнуллин.

Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары белән әңгәмә sntat.ru сайтында чыкты. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. 

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100