Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камага «Совигрипп» вакцинасының 24 мең дозалы партиясе кайтты
Прививка ясату өчен алдан язылу таләп ителми.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камага «Совигрипп» вакцинасының яңа партиясе кайтты, өлкән кешеләр өчен барлыгы 24 мең доза булды. Быел прививка аеруча актуаль, чөнки микст-инфекция — бер үк вакытта ковид һәм грипп белән зарарлану куркынычы бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Вакцина сырхауханәләргә бүленгән инде. Гриппка каршы прививканы киләсе атна башыннан ясатырга мөмкин булачак. Моның өчен яшәү урыны буенча сырхауханәгә, участок терапевтына амбулатор карта белән килергә кирәк. Табиб пациентны прививка кабинетына вакцинациягә җибәрәчәк. Прививка ясату өчен алдан язылу таләп ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз