news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирустан вакцинаны спрей рәвешендә ясарга җыеналар

Смородинцев исемендәге Фәнни тикшеренү институты белгечләре грипп вирусы нигезендә препарат әзерли.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Смородинцев исемендәге Фәнни тикшеренү институтында Covid-19 инфекциясеннән вакцина эшләнә. Ул борынга тамыза торган сыеклык яки спрей рәвешендә булыр дип планлаштыралар. Бу хакта ТАСС яза.

«Грипп фәнни-тикшеренү институты галимнәре ясый торган вакцина интраназаль кулланышны күздә тота — ягъни борынга тамчылап тамызу яки спрей рәвешендә куллану», — диделәр институтта.

Белгечләр грипп вирусы нигезендә Covid-19 вирусыннан вакцина ясый. Вирусның көчсезләндерелгән версиясе коронавирус аксымнарын юнәлтү өчен вектор буларак кулланыла. Шулай итеп, грипп вирусының консерватив өлеше күзәнәкләргә керү өчен кулланыла.

Смородинцев исемендәге Фәнни тикшеренү институты директоры вазифаларын башкаручы Дмитрий Лиознов препаратны клиникада кулланганга кадәр хайваннарда сынарга җыенуларын әйтте. Нәтиҗәсе уңай булган очракта,аны киләсе елга үз теләге белән ризалашкан кешеләрдә сынап караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100