news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Covid-19 буенча эпидемиология вазгыте безнең аңлылыгыбызга гына бәйле

Татарстан Премьер-министры гражданнарны җәмәгать урыннарында һәм хезмәт коллективларында профилактик чараларны үтәргә чакырды.

Песошин: Covid-19 буенча эпидемиология вазгыте безнең аңлылыгыбызга гына бәйле

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың барлык районнары белән узган киңәшмәдә Covid-19 инфекциясе таралуга каршы тору чараларын үтәү кирәклеген искәртте.

Хөкүмәт башлыгы Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, коронавирус белән зарарлану очракларының артуы билгеләп үтелүен әйтте. Хәзерге вакытта көн саен 55кә кадәр очрак теркәлә.

«Үсеш темпларын тоткарлау зур тырышлык таләп итә. Кабатлап шуны әйтәсем килә, эпидемиология вазгыяте безнең аңлылыгыбызга, җәмәгать урыннарында, хезмәт коллективларында профилактик чараларны катгый үтәүгә генә бәйле», - дип искәртте Песошин.

Кичә Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Татарстанда коронавирус тарала башлаганнан бирле зарарлану саны сигез меңгә җиткәнлеген әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100