news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медицина битлекләрен һәм санитайзерларны бушлай таратырга тәкъдим иттеләр

Ваклап сатуда битлекне өч сумга алырга була, ә россиялеләрне кулларын антисептик белән эшкәртүгә социаль реклама этәрергә мөмкин.

Медицина битлекләрен һәм санитайзерларны бушлай таратырга тәкъдим иттеләр
Рамил Гали

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Битлекләрне һәм антисептикларны популярлаштыруның нәтиҗәле ысулы — аларны бушлай тарату. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов тәкъдименә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

Парламентарий сүзләренчә, Covid-19 инфекциясеннән саклану чараларын бушлай тарату россиялеләрнең аларга игътибарын арттырачак.

«Безнең тәкъдим — битлек һәм антисептикны бушлай алуны мөмкин кадәр күбрәк булдыру. Моны кибет, кафе, спортзал һәм башка җирләрдә эшләргә була. Мөмкин булган урында битлекләрне бушлай өләшергә кирәк», — дип саный Нилов.

Аның сүзләренчә, ваклап сатуда битлекне өч сумга алырга була, ә россиялеләрне кулларын антисептик белән эшкәртүгә социаль реклама этәрергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100