news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 57 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә коронавируска 8,3 мең тест ясалган.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлгән.

«Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 57 очрагы ачыкланды, республикада барлыгы 26 698 очрак булды», — дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Авырулар белән элемтәдә булган яки авыруга шиге булган 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә. Узган тәүлектә коронавируска 8,3 мең тест ясалган.

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жавронков әйткәнчә, узган тәүлектә республикада яшәүче 36 кеше коронавирустан терелеп беткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100