news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия галиме «Спутник V»ның башка вакциналар белән ярашуын әйтте

Россия Сәламәтлек министрлыгының Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург „Спутник V“ препараты Covid-19 коронавирусына каршы теләсә кайсы вакцина белән яраша алуын белдерде.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» препараты Covid-19 коронавирусына каршы теләсә кайсы вакцина белән яраша.

«Россия Сәламәтлек министрлыгының Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург „Спутник V“ препараты Covid-19 коронавирусына каршы теләсә кайсы вакцина белән яраша алуын белдерде», — дип яза РИА Новости. 

«Апробация узып, бүген киң кулланыштагы теләсә кайсы вакцина белән, Moderna, Pfizer белән дә, AstraZenеса белән дә яраша», — диде Гинцбург Россия еврей конгрессы белән әңгәмә барышында.

Шул ук вакытта Россия фәннәр академиясе галиме Россия Федерациясенең, Гамалея исемендәге үзәкнең һәм шәхсән үзенең «Спутник V» препараты белән бергә кулланганда чит ил вакциналарыннан булырга мөмкин тискәре нәтиҗәләр өчен җавап тотмавын белдерде.

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат үзәге язганча, Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан үзебездә җитештерелгән препаратларның нәтиҗәле һәм куркынычсыз булуын әйтте һәм гражданнарны прививка ясатырга өндәде. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100