Татарстанда Covid-19 авыруының 22 яңа очрагы ачыкланган

Диагностика башланган вакыттан республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7087 тапкыр куелды.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең йоктыруның 22 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике очракның читтән кертелүе, ә 20 очракның элемтә юлы белән йогуы билгеле.

«Өч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 19 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.