news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор саклану өчен кулланырга ярамый торган битлекләр турында аңлатты

Битлек сатып алганда ул ясаган материалга игътибар итәргә кирәк.

(Казан, 24 сентябрь,«Татар-информ»). Билгесез урында җитештерелгән һәм тикшерелмәгән материаллардан тегелгән күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне саклану чарасы буларак кулланырга ярамый. Бу хакта Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Руженцова сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«Битлек өйрәнелмәгән, төрле кисәкчекләрне, шул исәптән вирусларны да үткәрә ала торган материалдан тегелгән икән, әлбәттә, мондый битлектән файда булмаячак», – дип белдерде белгеч Instagram социаль челтәрендә оештырылган туры эфир вакытында. 

Шунлыктан Руженцова битлек сатып алганда «медицина максатларында файдалану өчен аның яраклылыгы турында таныклыкны, сертификатны игътибар белән укырга» киңәш итте.

Билгесез урында тегелгән битлекләрне кулланырга кирәкми, чөнки мондый очракларда шәхси саклану чарасының материал составы билгесез булып кала, димәк, аның нәтиҗәлелеге дә, дип өстәде эксперт.

Элегрәк «Татар-информ» Роспотребнадзорның кискен респиратор инфекцияләрдән саклану өчен битлекләр нәтиҗәлелеген бәяләгәнен хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100