news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин коронавирус аркасында чикләү чараларына кире кайтырга теләмәвен әйтте

Президент сүзләренчә, янә катгый чаралар кертә торган башка илләргә караганда, Россиядә эпидемиологик вазгыять яхшырак.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Россиядә коронавирус вазгыяен контрольдә тотарга кирәк. Агымдагы елның язындагы чикләү чараларына кире кайтасы килми». Россия Президенты Владимир Путин яңа сайланган губернаторлар белән видеоконференция режимында узган очрашуда шул хакта әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Кайбер илләрдә катгый чикләүләр кертелә, производстволарны һ.б. ябалар, диде ул. «Чыннан да бездә вазгыять яхшырак, без үз вакытында һәм нәтиҗәле чаралар күрәбез. Йомшаклык күрсәтсәк, вазгыять тамырдан үзгәрергә мөмкин», — диде Владимир Путин.

«Агымдагы елның язында кертелгән чикләү чараларын янә кулланасы килми. Шуңа күрә тест үткәрүне арттырырга, агымдагы таләпләрне үтәргә һәм кешеләр белән сөйләшүләр алып барырыга кирәк», — диде президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100