news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамалея үзәге риск төркеменә керүчеләрдә коронавирустан вакцинаны сыный башлады

11 августта Россия дөньяда беренче булып Covid-19 инфекциясеннән вакцинаны теркәде.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге риск төркеменә керүчеләрдә коронавирустан вакцинаны сыный башлады. Бу турыда РИА Новости Россия туры инвестицияләр фонды башлыгына сылтама белнә РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзер Гамалея институты риск төркеменә кергән кешеләрдә өстәмә клиник сынау үткәрә. Хәзер алар өлкәнрәк кешеләрдә, тагын риск төркеменә керүчеләрдә сынап карыйлар», — диде Дмитриев.

Аның сүзләренчә, тикшеренүләр бу категориягә кергән кешеләрдә препаратның нәтиҗәле булуын анализлау өчен үткәрелә. Әмма «Спутник V» фундаменталь вакцинасы куркыныч түгел, ул кеше аденовирусына нигезләнгән.

Россия туры инвестицияләр фонды башлыгы сүзләренчә, аның 74 яшьлек ата-анасы үз теләкләре белән прививка ясаткан һәм үзләрен яхшы хис итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100