news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинациядән соң QR-кодның гамәлдә булу вакытын атады

QR-код бер ел гамәлдә була, эпидемиологик вазгыять начарайган очракта ул алты ай белән чикләнергә мөмкин.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатканнан соң QR-кодның гамәлдә булу вакыты бер ел тәшкил итә, эпидемиологик вазгыять начарайган очракта ул алты айга калырга да мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан яки кабат вакцинация узган гражданнар вакцинаның икенче компонентын (әгәр препарат ике компоненттан гыйбарәт булса) керткәч яисә бер компонентлы „Спутник Лайт“ препараты белән вакцинация төгәлләнгәннән соң QR-код ала. QR-кодның гамәлдә булу вакыты — бер ел. Шул ук вакытта, эпидемиологик вазгыять начарайган очракта ул алты ай белән чикләнергә мөмкин», — диелә хәбәрдә.

ПЦР-тест нәтиҗәләре тискәре булган кешеләр өчен, QR-код 72 сәгать гамәлдә була, коронавирус инфекциясен кичергән гражданнар өчен терелгән көннән алып алты ай тәшкил итә, диелә материалда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100