news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусологлар яңа уку елының төп куркынычы турында сөйләде

Мәктәпләрдә көндезге дәресләрнең яңартылуы коронавирус таралуның икенче дулкыны белән янарга мөмкин.

Вирусологлар яңа уку елының төп куркынычы турында сөйләде
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Яңа уку елы башлану белән мәктәпләрдә көндезге дәресләрне яңарту Россиядә Covid-19 коронавирусы таралуның икенче дулкыны белән яный. Вирусологлар Алексей Аграновский һәм Виталий Зверев шул турыда кисәтә.Бу хакта Ura.ru басмасы хәбәр итә.

«Балалар вирусны гаиләгә алып кайтып, картларга йоктырыр дип куркырга кирәк. Әмма без үзебезнең балаларны укытмый калдыра алмыйбыз», - дип белдерде МДУ вирусология кафедрасы профессоры Алексей Аграновский.

«Саклык чараларын максималь рәвештә үтәргә кирәк. Очрашулар азрак булсын, дип киңәш итәр идем. Гаиләләр белән сирәгрәк җыелырга кирәк», - диде бу уңайдан галим.

Шуның белән бергә ул мәктәп укучылары арасында аралашу Covid-19 инфекциясенә күмәк иммунитет барлыкка килүгә ярдәм итәчәк, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100