news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда грипптан күмәк вакцинация укытучылардан башланачак

Чираттагы икенче төркем - 60 яшьтән өлкәнрәк затлар.

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Беренче чиратта грипптан вакцинаны укытучыларга ясаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Безгә хәзер нибары 15 процент вакцина килде. Шуңа күрә без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән беренче чиратта вакцинацияләнәчәк контингентны билгеләдек — бу укытучылар, чөнки уку елы башлана, шулай ук алар сайлау комиссияләрендә булачак. Аннары 60 яшьтән өлкәнрәк затлар һәм хроник авырулары булган кешеләргә прививка ясалачак», — диде Любовь Авдонина.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлау участокларында кешеләргә вакцинация үткәрүне хуплады, дип өстәде ул.

«Узган ел Сәламәтлек саклау министрлыгы белән уртак тәҗрибә булды. Ул популярлык казанды, чөнки тавыш бирергә килеп, шунда ук прививка да ясату бик уңайлы иде», — дип йомгак ясады Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100