Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор: Битлек режимы ким дигәндә мартка кадәр гамәлдә булачак
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, битлек-перчатка режимы сәүдә нокталары хезмәткәрләре өчен үз көчендә кала.
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда битлек режимы тәмамлану вакыты билгеле булды. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Без битлекләрне әле озак салмаячакбыз дип әйтеп килдек. Алар вируслы инфекция йоктырудан саклый. Алда ел саен була торган респиратор инфекция һәм грипп белән авыручыларның артуы көтелә. Болар барысы да яңа конронавирус инфекциясенә өстәләчәк. Битлек режимы кискен тын юллары авыруларының сезонлы артуы тәмамланганчы, ягъни ким дигәндә мартка кадәр дәвам итәчәк», — диде Авдонина.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, битлек-перчатка режимы сәүдә нокталары хезмәткәрләре өчен үз көчендә кала.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда өлкән кешеләргә үзизоляцияне гамәлдән чыгарулары турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз