news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Антальядан кайткан татарстанлылар Казан аэропортында коронавируска тест тапшырды

Халыкара рейс пассажирлары яңа коронавируска тестны 1,3 мең сумга уза ала.

Антальядан кайткан татарстанлылар Казан аэропортында коронавируска тест тапшырды
Владимир Васильев

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда бүген Антальядан самолет төште. Халыкара рейс белән кайткан Татарстан пассажирларына аэропорт бинасында яңа коронавирус инфекциясенә тест узу мөмкинлеге бирелде.

 «Казан» халыкара аэропортында чит ил рейсы белән кайткан гражданнарга уңайлы булсын өчен Covid-19 инфекциясенә тест үткәрү оештырылды. Анализны 1,3 мең сумга бирергә мөмкин. Бу уртача бәя, хәтта шәхси клиникаларга караганда бераз түбәнрәк», — дип сөйләде журналистларга Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова.   

Чит илдән һава транспорты белән кайткан Россиянең барлык гражданнары дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга, ә өч көн дәвамында тест тапшырырга тиеш.                               

                                                      

Аның сүзләренчә, порталда теркәлмәгән һәм анализ нәтиҗәләре булмаган очракта, хокук бозучылар исемлеге Эчке эшләр министрлыгына тапшырылачак.

«Гражданнарга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин», — диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы.      

news_right_1
news_right_2
news_bot