news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцина ясатырга ярамаган очракларны атады

Вакцина ясатырга ярамау турында вакытлыча медицина белешмәсе 30 көнгә бирелә.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Коронавируска каршы прививка ясарга ярамау турында даими медицина белешмәсе препаратларның компонентларына сизгерлек, авыр аллергик реакцияләр булган, күкрәк сөте белән бала имезгән кешеләргә бирелә. Көчле йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе булган кешеләргә прививка ясарга ярамау турында вакытлыча белешмә бирелергә мөмкин.

«РФ территориясендә теркәлгән вакциналар белән вакциналаштырырга ярамау турында даими медицина белешмәсен рәсмиләштерергә мөмкин булган очраклар бар: вакцинаның компонентына яки үзенә сизгерлек, авыр аллергик реакцияләр яки анамнез, күкрәк сөте белән имезү вакыты», — дип хәбәр ителә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкән яшьтәге кешеләрне вакцинацияләүгә карата тәкъдимнәрендә.

Йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар булганда, хроник авырулар кискенләшкәндә, кешегә прививканы ясарга ярамау турында вакытлыча белешмә бирелә. Мондый гражданнар авырудан соң ике-дүрт атна узгач вакцина ясата ала.

Сәламәтлек саклау министрлыгында йөклелек вакытының прививка ясатырга ярамау очракларына кермәвен ассызыкладылар.

Әгәр пациентка прививка ясарга ярамау ачыклана икән, ул күзәтелә торган хастаханә табиблары комиссиясе аңа белешмә рәсмиләштерә.

«Әгәр пациентка коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләүгә вакытлыча чикләүләр билгеләнсә, белешмә 30 көнгә бирелә, аннан соң белешмә биргән белгечтән консультация узарга кирәк», — диелә документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100