news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан вакцинацияләү буенча яңа тәкъдимнәр әзерләде

Олы яшьтәге кешеләрне вакцинацияләү тәкъдимнәренә үзгәрешләр кертелде.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы олы яшьтәге кешеләрне вакцинацияләү буенча вакытлыча методик киңәшләрне яңартты.

«РИА Новости» агентлыгы хәбәр иткәнчә, документка түбәндәге үзгәрешләр кертелгән.

«Спутник V», стадиясенә карамастан, дәвалану узган яман шеш белән авыручы барлык пациентларга тәкъдим ителә, операция планлаштырылган очракта, прививканы 14 көнгә алдан яки аннан да иртәрәк ясатырга киңәш ителә.

«ЭпиВакКорона» вакцинасын аллергиянең авыр формалары, яман шеш, беренчел иммунодефицит булганда ясатырга ярамый.

Кискен йогышлы яки йогышлы булмаган авыруны кичергән кешеләргә терелгәннән соң 2-4 атнадан соң прививка ясарга киңәш итәләр.

Ведомствоның матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, яман шештән дәваланучы пациентлар өчен вакцина ясатканнан соң булган реакциянең куркынычы юк, шулай ук вакцинаны озак вакыт дәвамында дәвалау курсларын узган пациентларга ясарга ярый. Шул исәптән гормональ терапия алучыларга да рөхсәт ителә. Пациентларда гематологик агулану билгеләре булмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100