news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тугыз табиб вафат булган

Табибларның коронавирус белән авыруының 189 очрагы расланган.

Татарстанда коронавирустан тугыз табиб вафат булган

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирустан тугыз табиб вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Тугыз табибның өчесенең үлемендә һөнәри эшчәнлек белән бәйлелек юк, алтысы буенча тикшерү бара», — диде ул.

Министр урынбасары урта һәм кече медицина персоналы авыруы турында Социаль иминият фондына 243 хәбәр җибәрелгәнен әйтте. Алар арасында 189 очракта коронавирус расланган, 54 очрак буенча тикшерү бара. «Бу гадәти процессуаль норма, тикшерү нәтиҗәсендә авыру йоктыру нинди дәрәҗәдә булуы ачыклана», — диде Владимир Жаворонков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100