news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 479 973 кеше коронавирустан вакцинация узган.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«Барлык пациентлар да өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 15 кеше ковид йоктырган. Чаллыда җиде кешенең Covid-19 йоктыруы теркәлгән. Коронавирус белән авыручылар 10 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 22 215 тапкыр куелган. Татарстанда 19 880 кеше (узган тәүлектә — 30 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 479 973 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 347 896 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 8 230 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100