news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусны авыр кичерүче пациентлар күбәйгән

Республика клиник хастаханәсе баш табибы коронавирусның кан тамырлары эпителияләренә зыян салуын әйтте.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирус белән авыррак чирли башладылар. Бу хакта журналистлар өчен «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлек саклау технологиясе» дигән лекциядә Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде.

«Без күтәрелештә торабыз. <...> Авыруны катлаулы кичерүче пациентларның артуын күрәбез», — дип искәртте табиб.

Баш табиб коронавирусның кан тамырлары эпителияләренә зыян салуын әйтте. Еш кына ул организмга һава-тамчы юлы белән үтеп керә, әмма хәзер табиблар патогенның эчәклек аша да үтеп керүен күрә.

Татарстанда Covid-19 вирусына каршы вакцинация ясау өчен иң уңышлы вакыт февраль аеннан май аена кадәр иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100