news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табибы яшьләрнең ковид белән ешрак авырый башлавын әйтте

Журналистлар «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлекне саклау технологиясе» дигән лекция тыңлады.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яшьләр коронавирус белән ешрак авырый башлаган, аларны хастаханәләрдә дәвалыйлар. Бу хакта журналистлар өчен «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлекне саклау технологиясе» дигән лекциядә Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде.

«Яшьләр авырый», — диде табиб.

Шәвәлиев хәзер Республика клиник хастаханәсендә чирне авыр кичерүче яшьләрнең шактый булуын искәртте.

Табиб Республика клиник хастаханәсендә тулы бер гаиләнең - ир белән хатын һәм әбиләре дәваланганда,   икенче хастаханәдә 27 яшьлек кызларының коронавирустан  вафат булганлыгын сөйләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100