news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ковидка күмәк иммунитетның сентябрьгә барлыкка килү мөмкинлеген фаразладылар

Кешеләрнең коронавирус белән авыручылар саны артуын күреп куркуы арта бара һәм вакциналаштыруның кирәклеген аңлау барлыкка килә.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Россиядә коронавируска каршы күмәк иммунитет, вакцинация темпларын исәпкә алып, сентябрьгә барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде РИА Новости агентлыгына сенатор, РФ атказанган табибы Владимир Круглый.

Элегрәк Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко Россиядә ковидка бәйле вазгыять октябрь аена яхшырырга мөмкин, дип фаразлаган иде.

"Вакциналаштыру темпларының артуын исәпкә алып, кешеләр прививка ясатырга чиратларда торганда, Россиядә күмәк иммунитет инде сентябрьдә үк формалашырга мөмкин", - диде Круглый.

Ул хәзер төбәкләрдә авырулар саны арту буенча да, прививка ясатучылар саны арту буенча да хәл төрле булуын искәртте. "Бу шартларда прививкалар ясау кампаниясен оештыру мәсьәләләре килеп баса, анда төбәк сәламәтлек саклау системалары аеруча җаваплы", - диде сенатор.

Круглый төбәкләр вакциналар логистикасын, китерүен һәм сакланышын исәпкә алырга тиешлеген әйтте. "Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы гаризасы буенча, һәрхәлдә, бездә "Спутник V" вакцинасы җитәрлек", - диде табиб.

Россиядә бушлай вакцинация гыйнвар азагында игълан ителде. "Кызганыч, бу айларны без югалттык. Шуның белән бергә, соңгы вакытта кешеләрнең коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артуын күреп куркуы арта бара һәм вакциналаштыруның кирәклеген аңлау барлыкка килә. Болар барысы да иммунизация темпларында чагылыш таба", дип йомгаклады закон чыгаручы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100