news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә тәүлек эчендә коронавирус йоктыру очраклары кими бара

Тәүлек эчендә аларның саны 8 599 очракка арткан һәм 344 481 очракка җиткән.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Россиядә яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлану очраклары тәүлек эчендә 8 599 булып, 344 481очракка җиткән. Бу хакта ТАСС якшәмбе көнне журналистларга коронавирус таралуга каршы оператив штабтагы хәбәргә сылтама белән җиткерә.

Үсеш тәүлек эчендә 1 майдан соң иң түбән дәрәҗәдә булган.

Штаб мәгълүматларына караганда, тәүлеклек үсеш рекордлы түбән - 2,6 процент тәшкил иткән, бер көн элек исә ул 2,9 процент иде.

Яңа 862 очрак Мәскәү өлкәсендә, 384 очрак - Санкт-Петербургта, 221 - Түбән Новгород өлкәсендә, 152 - Ростов өлкәсендә, Красноярск краенда146 очрак теркәлгән. Шулай ук 123 очрак Калуга өлкәсендә, 121 - Самара өлкәсендә, 120 - Иркутск өлкәсендә, 113 - Дагыстанда, 111 - Брянск өлкәсендә, 107 - Ярославль өлкәсендә һәм 102 очрак Ханты-Мансида расланган.

Инфекцияне яңа йоктырган 3 777 кешедә (43,9 процент) авыру симптомнары юк, дип хәбәр иттеләр штабта.

Хәзер Россиядә 227 641 актив очрак исәпләнә, шуларның 112 080 очрагы Мәскәүдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100