Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советы депутаты Актаныш медицина хезмәткәрләренә азык-төлек җыелмасы кайтарган
Медицина хезмәткәрләренә шоколад, чәй, печенье, кәнфит, кофедан торган 25 азык-төлек җыелмасы тапшырылды.
(Актаныш, 24 май, «Татар-информ»). Бүген Актаныш районының ак халатлы шәфкать ияләре, «Рәхмәт, табиб!» акциясе кысаларында, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллиннан күчтәнәч пакетлары кабул итеп алды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул рәвешле татарстанлылар пандемия шартларында эшләп, гражданнарыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калучы геройларыбызга рәхмәт әйтергә тели.
Медицина хезмәткәрләре өчен шоколад, чәй, печенье, кәнфит, кофедан торган 25 җыелманы район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәевкә тапшырганда, Альберт Галимҗан улы Актанышның медицина хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.
Актанышның баш табибы Айдар Хәев Альберт Галимҗан улына 415 кешелек коллектив исеменнән рәхмәт әйтеп, әлеге җыелмаларны турыдан-туры авырулар белән эшләгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә, поликлиника табибларына, фельдшерларга тапшырачакбыз, дип белдерде.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева медицина хезмәткәрләренә күрсәтелгән игътибар өчен ресрублика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткереп, әлеге акция эшкә дәрт өстәсен, диде.
Бу көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Минзәлә, Мөслим районнарының шәфкать ияләренә дә шул рәвешле рәхмәт әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз