Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада шәфкать туташлары эшенең иң яхшы белгечләрен сайладылар
Республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм призер билгеләнде.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Буа медицина училищесы базасында Татарстан урта медицина белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында «шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча һөнәри осталык республика олимпиадасы узды.
Олимпиадада һөнәри эшчәнлек төрләре буенча белем, осталык, тәҗрибә күрсәтүгә юнәлдерелгән комплекслы һөнәри биремне үтәүдә иң яшылары билгеләнде. Бирем ике дәрәҗәдән торды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста Минзәлә медицина училищесы, Чистай медицина училищесы, Казан медицина көллияте, Чаллы медицина көллияте, Алабуга медицина училищесы, Бөгелмә медицина училищесы, Әлмәт медицина көллияте, Яшел Үзән медицина училищесы, Түбән Кама медицина көллияте студентлары катнашты.
Эшләрне практик сәламәтлек саклау белгечләре һәм Буа медицина училищесының укытучылары бәяләде. Республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм призер билгеләнде.
Казан медицина көллияте студенты Гүзәл Дәүлиева беренче урынны алды. Алабуга медицина училищесы студенты Гөлдания Низамиевага икенче урын, Чистай медицина училищесы студенты Анастасия Таһирова белән Әлмәт медицина көллияте студенты Ирина Мазневага өченче урын бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз